Айрат Ильясов «Эссе» төркеменең таркалу сәбәбен әйтте
Әле моннан өч еллар элек кенә популяр саналган «Эссе» төркеме бүген чыгышлар ясамый, җырлар яздырмый башлады. Егетләр Нияз Вәлиев белән Айрат Ильясов хәзер үзләрен башка яктан сыный. Дөрес, эстрада, сәнгатьтән ераклашмаганнар үзе. Нияз күп вакытын җырлар язуга багышласа, Айрат үзен алып баручы буларак тапкан.